Төркия парламентында Кырым татарлары турында сөйләштеләр

Төркия парламентында Кырым татарлары турында сөйләштеләр

(Симферополь, 30 май, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Законнар чыгару җыелышының чираттагы утырышында Төркия парламенты депутаты Нәзәт Ялчынташ, депутатлар алдында чыгыш ясап, Төркия хөкүмәтен Кырымга әйләнеп кайтучы Кырым татарларына ярдәм итәргә чакырды. Н.Ялчынташ шулай ук Төркия белән Кырым арасында төзелгән проектларны киңәйтү турында кайбер тәкъдимнәр белән дә чыкты.

Бүгенге көндә Төркия Кырым татарларына торак йортлар сатып алу программасын дәвам итә. Планлаштырылган 1000 йорттан, 50 йорт сатып алынган да инде. Төркия шулай ук быел Бакчасарайдагы Хан Сараен, моннан 500 ел элек Миңле Гәрәй тарафыннан төзелгән Зынҗырлы мәдрәсәсен һәм Чуфруткала ныгытмасын реставрацияләү эшләре өчен билгеләнгән сумманы да арттыра төшкән. Әле күптән түгел генә Төркия тышкы эшләр министры Абдулла Гюльнең Кырымга ясалган визиты вакытында Симферопольдә ике мең кешегә исәпләнгән Үзәк мәчет төзүгә ярдәм хакында килешү төзү буенча сөйләшүләр алып барылган.