Силивки һәм Евпатория шәһәрләре туганлашты

Силивки һәм Евпатория шәһәрләре туганлашты

(Симферополь, 30 май, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Төркиянең Силивки һәм Кырымның Евпатория шәһәрләре үзара хезмәттәшлек һәм дуслык турында килешү төзеде. Евпатория делегациясенең Силивкига визиты вакытында бу турыдагы протоколга әлеге ике шәһәрнең дә мэрлары кул куйды. Сөйләшүләр процессында һәм килешүгә кул куюда зур рольне кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев уйнады.

Кырым делегациясенең Төркиядә үткәрелгән концерт программасында Төркиягә махсус чакырылган “Җәмилә” балалар ансамбле катнашты.

Евпатория һәм Силивки шәһәрләре туризм, курортлар, сәүдә һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә ниятли.