Кырым татарлары турында тагын бер китап

Кырым татарлары турында тагын бер китап

(Симферополь, 30 май, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Симферопольнең И.Гаспралы исемендәге республика кырымтатар китапханәсендә Киев авторлары Ю.Билуха һәм О.Власенконың “Депортацияләнгән Кырым татарлары, болгарлар, әрмәннәр, греклар һәм алманнар” исемле китапны тәкъдир итү булды. Китап 1917-1991 елларны үз эченә алган архив документлары һәм материаллары нигезендә язылган һәм анда Кырымдагы депортацияләнгәннәрнең совет чорындагы һәм бәйсез Украина төзелүнең беренче елларындагы тормышы сурәтләнә.

Депортацияләнгәннәрнең 95 проценты Кырым татарларына туры килгәнлектән, билгеле, китапның күп өлеше Кырым татарлары турындагы материалларга нигезләнеп язылган. Бик күп рәсми документлар беренче мәртәбә басылганга күрә, алар Кырым татарларының этник тарихы буенча бай чыганак булып тора һәм кырымтатар халкы милли хәрәкәтенең төп моментларын тасвирлый.

“Депортацияләнгәннәр” сериясендә соңгы елларда чыгып килгән җиденче китап бу.