Эдуард Россель тәкъдиме Башкортстанда ничек кабул ителде?

Эдуард Россель тәкъдиме Башкортстанда ничек кабул ителде?

(Уфа, 30 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Свердловски өлкәсе губернаторы Эдуард Россель Екатеринбургта яңарак үткән бер конференциядә чыгыш ясап, Россиядә федератив корылышны тамырыннан үзгәртү тәкъдиме белән чыккан иде. Россель әфәнде Русиядә төбәкләр милли билге белән түгел, ә территориаль билге буенча гына бүленергә тиеш, дип белдерде. Шул ук вакытта Россель әфәнде, милләтләр исемен атамыйча, Россиядә бар халыкны «россияннар» дигән атамада йөртү яклы да икән әле. Ягъни аның уенча, илдә милли төбәкләр дә, милләтләр төшенчәсе дә бетерелергә тиеш. Мондый фикерне Эдуард Россель беренче булып әйтми инде, аны Россиянең бөекмәмләкәтчел башка сәясәтчеләре дә электән үк яңгырата килде. Шуңа күрә моңа аптырыйсы юк. Шулай да, мондый тәкъдимнең үзен Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовның якын дусты дип йөргән Эдуард Россель авызыннан ишетелүе, ничектер, Россиядә яшәүче милләтләрне хөрмәт итмәү булып яңгырый.

Свердловски өлкәсе җитәкчесе тәкъдименә Башкортстан депутатларының мөнәсәбәтен белү өчен без Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутаты Фәнил Таеповка мөрәҗәгать иттек. Фәнил әфәнденең җавабы кыска булды. «Россель әфәнденең шушы тәкъдимен һәм аның Уфага килгәч, Башкортстан Президенты белән кочаклашып йөргәндә әйткән татлы сүзләрен искә төшерергә иде, –ди Фәнил Таепов. – Ә инде Россиянең федератив корылышын территорияләр белән билгеләүгә килгәндә, бу мәсьәлә башка субьектларга кагылган очракта да, Башкортстан белән Татарстанга беркайчан да кагылырга тиеш түгел. Әлеге тәкъдиме белән, күрәсең, Россель әфәнде Мәскәү Кремленә ошарга тырышкандыр. Чөнки әле аның яңадан губернатор итеп расланасы бар бит».

Әлеге мәсьәләгә Башкортстан Президентының да фикерен белү өчен, без президентның матбугат сүзчесе Ростислав Морзагуловка да мөрәҗәгать иткән идек. Әмма ул әлегә бу хакта Мортаза Рәхимовның бернинди дә белдерү ясаганы юк, дип әйтү белән генә чикләнде.