Татарстандагы балалар лагерьларын 75 процентка тутырырга рөхсәт ителә

Республикада җәйге каникул көннәрендә балалар сәламәтләндерү лагерьларында 183 меңнән артык мәктәп укучысы һәм студент ял итәчәк.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Быелгы җәйдә Татарстандагы балалар лагерьлары 75 процентка тулачак. Узган елда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе лагерьларны 50 процентка гына тутырырга рөхсәт иткән булган.

Республика яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Узган елда балалар лагерьларында коронавирус инфекциясе таралуның бер чыганагы да табылмады. 2020 елда лагерьларда 140 меңгә якын бала ял итте», - дип искәртте ТР яшьләр эшләре министры.

Министр билгеләп үткәнчә, Татарстан узган елда җәйге сәламәтләндерү кампаниясеннән баш тартмаган Россиядәге берничә төбәкнең берсе булган. Лагерьдагы барлык хезмәткәрләр дә ПЦР-тест узган һәм эш вакытында учреждениедән читкә чыкмаган.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда җәйге каникул көннәрендә балалар сәламәтләндерү лагерьларында 183 меңнән артык мәктәп укучысы һәм студент ял итәчәге хакында хәбәр иткән иде.