Павлова гаугалы торакчылар турында: хокук бозуларны бердәм теркәү механизмы кирәк

Гражданнар шулай ук хакимияткә фатирны су басу, фатирда күпләп этләр яки мәчеләр үрчетү, чүплектән пакетлар ташу белән бәйле мөрәҗәгатьләр җибәрәләр.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина, Марат Ишкильдин). Шәһәр халкының күпчелек өлеше Россиядә күпфатирлы йортларда яши һәм күршеләрен белми. Шуңа күрә күршеләрнең хокуклары турындагы закон - ул актуаль инициатива. Моннан тыш, закон проектында хокук бозуларны теркәү механизмы язылачак. Бу хакта #ТатарстанОнлайн программасының туры эфиры вакытында Татарстаннан Россия Дәүләт Думасында депутат Ольга Павлова әйтте.

"Илдә әлеге хокук бозуларны теркәүче бердәм механизм һәм орган эшләргә тиеш. Бу органны оештыру буенча без төбәкләргә хокук бирәбез. Һәр төбәк аның эшен үзе билгеләргә тиеш. Әйтик, полиция яки торак инспекциясе белән килешү төзергә мөмкин. Әмма хокук бозуларны теркәү механизмы төгәл һәм аңлаешлы булырга тиеш. Кешеләр еллар буе судлаша, еллар буе газаплана, ә бернинди дә мәгънә юк", - диде Павлова.

Күршеләр тынычлыкны бозмасын өчен, федераль закон нигезендә һәр субъект үз төбәгендә тынычлык сәгатьләрен, җаваплы кеше һәм хокук бозуны билгеләү тәртибен эшләргә тиеш, дип аңлатты депутат.

Гражданнар шулай ук хакимияткә фатирны су басу, фатирда күпләп этләр яки мәчеләр үрчетү, чүплектән пакетлар ташу белән бәйле мөрәҗәгатьләр җибәрәләр.

"Хәзер чынбарлык бөтенләй башка. Кешеләр үз катындагы яшәгән күршесенең исемен белгән вакытлар үтте инде. Чынбарлыкта зур күпкатлы йортларда яшәүче кешеләр еш кына үзләренең күршеләренең кем булуын да белмиләр. Шуңа күрә бу законга тәртип урнаштырырга кирәк", - дип йомгаклады депутат.