Кукмара районы башлыгы сугыш ветераннары белән очрашты

Бөек Җиңү көне уңаеннан өлкәннәргә күчтәнәчләр тапшырылды.

(Кукмара, 30 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәлахетдинова). Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев Кукмара районының Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булып, аларның хәл-әхвәлләрен белеште, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган күчтәнәч — азык-төлек җыелмалары тапшырды. 

Очрашуда район ветераннар Советы рәисе Валентин Иванов, район хәрби комиссары Равил Гафиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар катнашты.

Моннан 76 ел элек районнан 18 мең ир-егет һәм хатын-кыз туган илебезне дошман илбасарларыннан азат итү өчен яу кырына китә. 10 меңе чит җирләрдә мәңгелеккә башын сала.

Бөек Җиңүнең тәүге язын районда яшәүче 11 ветеран гына каршы ала. Алар арасында иң өлкәне — Лельвиж авылында кызының гаиләсе белән яшәүче Васильев Иван Павлович. Иван абыйга киләсе елга 100 яшь тула.

Солдат шинеле киеп, кулына корал алып дошманнарга каршы күтәрелгән хатын-кыз да берәү генә калды инде. 98нче яше белән баручы Хәтирә апа Салихова тормыш иптәше, ветеран Мөбарәкҗан абый белән Өлге авылында яши.