Бүген Казанда ягып җылыту сезоны тәмамлана

Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 30 апрельдән, Казанда торак йортларны җылылык белән тәэмин итү сезоны тәмамланачак.

Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, тиешле карар шәһәр башкарма комитетында имзаланды.

Кинәт суыткан очракта, температура режимы тотрыклы дип билгеләнгәнче (+8 градустан югары), беренче чиратта, сәламәтлек саклау объектларының, балалар учреждениеләренең җылылык чыганакларының һәм үзәк җылыту системаларының әзерлеген тәэмин итәргә кирәклеге искәртелә.

Бу эш Район администрацияләренә, «Иске шәһәр» префектурасына, Мәгариф идарәсенә, Мәдәният идарәсенә, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсенә, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына, Физик культура һәм спорт комитетына, Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына йөкләнә, диелә хәбәрдә.