Таиландтан кайткач, ике атна «Ливадия»дә карантинда булучылар өйләренә җибәрелгән

Алар республика җитәкчелегенә һәм табибларга ике атна дәвамында үз сәламәтлекләрен күзәткәннәре өчен рәхмәтен җиткергән.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Таиландтан кайтып, «Ливадия» санаториенда ике атна карантинда булучылар өйләренә җибәрелгән. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

Ул Таиландан кайткан 111 пассажир обсервациядә булганын искәртте.

«Татарстан кешеләре өйләренә кайтарылды. Кемдер мөстәкыйль кайтып китте. Пермь һәм Пензадан үз кешеләр өчен автобуслар җибәрелгән. Аларның хәле яхшы, узган тестлар буенча нәтиҗәләре тискәре. Барысы да, бигрәк тә Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән, республика җитәкчелегенә һәм табибларга ике атна дәвамында үз сәламәтлекләрен күзәткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде», — диде Лилия Галимова.

Ул хәзерге вакытта «Васильевский» санаториенда, «Заречье» лагеренда обсервациядә булучыларның да коронавируска тестлары тискәре булганын әйтте.