Түбән Камада республикада мөһим даталарга багышланган трамвайлар йөри башлаячак

Кондукторлар өчен махсус форма тегелгән.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган трамвайлар 2нче маршрут буенча линиягә чыгачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Вагоннар әзерлеге белән танышырга Түбән Кама мэры Айдар Метшин килде. Линиягә барлыгы өч тематик вагон чыгачак. Аларның икесе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Бизәлештән тыш, вагоннарда фотоколлажлар урнаштырылган, мониторларда кинохроника күрсәтелә, сугыш еллары җырлары яңгырый. Кондукторлар өчен махсус форма тегелгән.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган трамвай да бәйрәмчә бизәлгән, моның өчен республикабыз тарихы турында сөйләүче фотохроника файдаланылган.

Айдар Метшин «Түбән Кама шәһәр электр транспорты» предприятиесенә шәһәргә шундый бүләк ясавы өчен рәхмәт белдерде, предприятиенең мөһим даталарга багышланган гомумшәһәр чараларында даими катнашуын билгеләп үтте.

Тематик трамвайлар линиягә иртәгә, 1 майда чыгачак.