Мәскәү татарлары «Без бергә» хәйрия акциясе уздыра

Акция кысаларында түләүсез азык-төлек җыелмалары, татар газеталары һәм журналларын 100дән артык татар ветераны һәм пенсионеры алачак.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Мәскәүдә «Татар штабы» коронавирус пандемиясе вакытында «Без бергә» хәйрия акциясе уздыра. Аның кысаларында түләүсез азык-төлек җыелмалары, татар газеталары һәм журналларын 100дән артык татар ветераны һәм пенсионеры алачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без бергә» үзара ярдәм акциясе коронавирус пандемиясе вакытында өлкән яшьтәге, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга һәм татар хәрәкәте ветераннарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

«Авыр вакытта кыенлыклары күбрәк булган кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге табучы волонтерларга рәхмәт белдерәсе килә», - диде «Мәскәү татарлары штабы» лидеры Рөстәм Ямалиев.

Рөстәм Ямалиев искәрткәнчә, «Татар штабы» даими рәвештә хәйрия проектларын гамәлгә ашыра. «Бу вазгыятьтә, әлбәттә, читтә кала алмадык. Волонтерлар аша мохтаҗ күп балалы гаиләләргә, пенсионерларга – ярдәм кирәк булган һәркемгә булышабыз», – дип сөйләде Рөстәм Ямалиев.

Мәскәүдә һәм Россиянең башка төбәкләрендә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү сәбәпле, «Мәскәү татарлары штабы» 27 марттан үз эшчәнлеген онлайн режимда алып бара.