Кукмара районында 18 мең төп агач үсентесе утыртылар

Район башлыгы Сергей Димитриев «Хәтер паркы»нда зәңгәр чыршы үсентеләре утыртты.

(Кукмара, 30 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәлахетдинова). «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясе кысаларында Кукмара районында 18 мең төп агач үсентесе утыртылачак. Бүген район башлыгы Сергей Димитриев «Хәтер паркы»нда зәңгәр чыршы үсентеләре утыртты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Паркны өч ел эчендә тулысынча төзекләндереп бетерергә ниятлибез. Аның бер өлешен „Хәтер бакчасы“ аллеясына әверелдерергә телибез. Бу язда биредә һәм районның, шәһәребезнең башка урыннарында сугыш кырына киткән 18 мең каһарман райондашыбыз истәлегенә 18 мең төп агач-куак утыртачакбыз. 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк акциягә һәркем кушыла һәм махсус казык куелган урыннарга агач-куаклар утырта ала», — диде Сергей Димитриев.

«Хәтер бакчасы» акциясенә Кукмараның 4нче мәктәбенең «Яшь армияче» берләшмәсе егет-кызлары да кушылды.

«Барлык санитар таләпләрне дә үтәдек: кулларда перчаткалар, битлекләр дә кидек, үсентеләрне утыртканда тиешле ара да сакланды. Безнең бер елны да агач утырту акциясеннән читтә калган юк. Паркта аллея булачагына да сөендек. Биредә утыртылган агач-куаклар бик матур булып үсеп китеп, фронтта башларын салган райондашларыбызны хәтерләтеп торачаклар» — дип билгеләп үтте Кукмараның 4нче мәктәбенең «Яшь армияче» берләшмәсе җитәкчесе Айрат Шакиров.