Казанның вируска каршы костюмы медицина эшләнмәсе буларак теркәлүне уңышлы узды

Татарстан башкаласында аена 10-15 мең саклагыч костюм чыгарырга планлаштыралар.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казан химия фәнни-тикшеренү институты вируслардан саклаучы «1 һәм 2 типтагы саклагыч комбинезоннар» медицина эшләнмәләренә теркәлү таныклыгы алды. Бу хакта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүгенге көндә предприятие аена 10 меңгә якын эшләнмә әзерли. Комбинезоннар үз эшчәнлекләрен начар эпидемиологик хәл шартларында алып бара торган медицина учреждениеләренә, сәнәгать предприятиеләренә, коммуналь хезмәтләргә җибәрелә», — дип сөйләделәр министрлыкта.  

Алга таба предприятие җитештерү егәрлеген арттырырга һәм ай саен 15 меңгә кадәр комбинезон җитештерергә планлаштыра. Элегрәк Казанның «КазХимНИИ» («Ростех» дәүләт корпорациясенең «Росхимзащиты» оешмасына керә) командасы вируска каршы комбинезон эшләп чыгарды. Комбинезонны 20 тапкыр кулланырга мөмкин.