news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кайнар су бирүне үзизоляция режимын гамәлдән чыгаргач кына туктатачаклар

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, килеп туган вазгыятькә бәйле рәвештә ел башында ук расланган әзерлек эшләре графигын яңадан карарга кирәк.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Казанда кайнар су бирүне үзизоляция режимын гамәлдән чыгаргач кына туктатачаклар. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин кичә Башкарма комитетта узган утырышта шулай дип белдерде.

Казан мэры билгеләп үткәнчә, килеп туган вазгыятькә бәйле рәвештә ел башында ук расланган әзерлек эшләре графигын яңадан карарга кирәк.

«Җылылык сезонына әзерлек опрессовкадан башлана һәм ул һәрвакытта да кайнар суны туктату кирәклеге белән бәйле, - диде шәһәр башлыгы. - Барлык хезмәтләрнең дә эшләрне кичектерүен сорыйм. Чикләүләр гамәлдән чыгарылмый торып, бер генә йортта да кайнар су бетмәскә тиеш».

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин кайнар су бирүне планлы рәвештә туктату турындагы бөтен мәгълүмат шәһәр халкына үз вакытында җиткереләчәген искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot