Казан кибетләрендә һәм транспортта битлексез йөрүчеләрне штрафка тартканнар

«Узган тәүлектә кибетләрдә битлексез йөрүчеләргә — 50, транспортта битлекләре булмаучыларга 18 беркетмә төзелгән», — диде Лилия Галимова.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан кибетләрендә һәм транспортта битлексез йөрүчеләрне штрафка тартканнар. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

«Узган тәүлектә кибетләрдә битлексез йөрүчеләргә — 50, транспортта битлекләре булмаучыларга 18 беркетмә төзелгән», — диде Лилия Галимова.

Ул республикада көн саен 2,5 мең хокук сакчысы изоляция режисын күзәткәнен әйтте.