Зәйдә район башлыгы ветераннарны котлый

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан ветераннарны өйләренә барып бүләкләр тапшырыла.

(Зәй, 30 апрель, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Зәй район башлыгы Разиф Кәримов Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан ветераннарны өйләренә барып котлап, аларга бүләкләр тапшыруга кереште, дип яза район газетасы.

Ул беренче булып шәһәрдә яшәүче сугыш ветераннары Николай Фирстов һәм Николай Новиков, тыл хезмәтчәне Анна Миннебаевага Татарстан Республикасы Президенты котлавын һәм бүләген, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров һәм үзе исеменнән бүләкләр тапшырды. Быел да мондый чаралар ветераннарның исендә калырдай бәйрәм-тантана итеп оештырыла.