Татарстан башкаласында рәсми төстә җәйге туристлык сезоны старт алды

“Казан” гаилә үзәге янында узган флешмобны озакламый Татарстан башкаласы халкы гына түгел, Россиянең башка төбәк-шәһәрләрендә дә күрә алачаклар.

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан башкаласында рәсми төстә җәйге туристлык сезоны старт алды. "Казан" Гаилә үзәге янында яшьләр матур флешмоб ясап, кунакларны җәй айларында булачак күңелле һәм кызыклы чаралар белән таныштырды.

“Казан” гаилә үзәге янында узган флешмобны озакламый Татарстан башкаласы халкы гына түгел, Россиянең башка төбәк-шәһәрләрендә дә күрә алачаклар. Флешмоб нәтиҗәсендә барлыкка килгән видеоролик барлык социаль челтәрләрдә урын алачак. Аны миллионлаган кулланучылар күреп, ул тагын да күбрәк туристларны Казанга тартачак, дип җиткерә Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.

Татарстан башкаласында җәен бик күп чаралар, шул исәптән дүртенче Казан “Велотөне”н, “Тәмле Казан” гастрономия фестивален, “Парижга тәрәзә” фестивален уздыру ниятләнә. Шәһәр халкы һәм кунакларны Казансу елгасы һәм Кабан күле буйлап экскурсияләр, шулай ук “Ретротрамвай”да елга портыннан тимер юл вокзалына кадәр сәяхәт көтә.

Бәйрәмдә күңелле сюрприз - Казанның социаль туклану департаменты һәм азык-төлек йорты әзерләгән һәркем сыйланырлык 150-килограммлы чәк-чәк булды.