Түбән Камада парк сезоны ачыла

Булачак вакыйганың афишасында - флешмоблар, квестлар, уен программалары һәм кино күрсәтүләр.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада парк сезоны ачыла. Бу вакыйга белән бәйле рәвештә 1 май көнне биредә яшәүчеләр өчен зур күңел ачу программасы әзерләнгән. Афишада - флешмоблар, квестлар, уен программалары һәм кино күрсәтүләр. Бу турыда Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул рәвешле, 1 май көнне "Веселая затея" квест-уены, " Салават күперендә кунакта" уен программасы, барлык теләгән кеше "Яз һәм хезмәтбәйрәме"ндә була ала. Алга таба программада "Аккустика киче" - гитарага җырлау, шулай ук кино күрсәтү.