Спас районы укучылары 9 Май парадына У-2 очкычы макетын ясаган

Планерның конструкциясе агач һәм фанерадан ясалган, финанс ярдәмен җирле эшмәкәр Владимир Монахов күрсәткән.

(Спас районы, 30 апрель, “Татар-информ”, “Яңа тормыш”). 9 Май - Бөек Җиңү көнендә Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендә узачак хәрби текника парадында У-2 очкычы макеты тәкъдим ителәчәк. Бу очкычның тулы күчерелмәсен Болгарның "Регата" Балалар техник иҗаты станциясендә ясаганнар, дип хәбәр итә районның "Яңа тормыш" газетасы.

Планерның конструкциясе агач һәм фанерадан ясалган, финанс ярдәмен җирле эшмәкәр Владимир Монахов күрсәткән.

Бөек Ватан сугышы елларында мондый очкычларны бик зур булмаган биеклектән фашистларның хәрби объектларына бомба ташлау өчен файдаланганнар. Аңарда хатын-кыз полклары да хәрби очышлар ясаган. 1927 елда уйлап табылган биплан 1935 елга кадәр чыгарылган: барлыгы 33 мең шундый очкыч җитештерелгән.

У-2 очкычы макетын торгызу - сугышта һәлак булган очучыларның истәлегенә хөрмәт белдерү гамәле.