Рашат Якупов: Татарстан Президенты каршында телләр мәсьәләсе буенча омбудсмен булырга тиеш

Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе урынбасары фикеренчә, Татарстанда дәүләт телләре мәсьәләләре белән шөгыльләнүче дәүләт органы булырга тиеш.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Алёна Низамова) Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе урынбасары Рашат Якупов «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы корреспондентына хәбәр иткәнчә, безнең башкалабызда икетеллелек турындагы дәүләт законын бозып, татар телен инкарь иткән оешмалар шактый күп. Әлеге вазгыятькә нисбәтле тәкъдимнәрне теркәп, яшьләр оешмасы тарафыннан, Казан мэриясенә күпсанлы хатлар юлланган, әмма үзгәрешләр артык сизелми.

«Татарстан Президенты каршында телләр мәсьәләсе буенча омбудсмен булырга тиеш. Аерым шөгыльләнә торган дәүләт органы булса, моның нәтиҗәсе зуррак булыр иде дип саныйбыз»,- дип белдереде Бөтендөнья яшьләр форумы урынбасары Рашат Якупов.