#ЭКОяз2017 бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде

Бу - өмәләр һәм табигатьне саклау акцияләренең иң актив катнашучылары.

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ") Кичә Җиңү паркында - "Яшел Россия" Бөтенроссия экологик өмәсенең үзәк мәйданында #ЭКОяз2017 бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өмәләр һәм табигатьне саклау акцияләренең иң актив катнашучылары булып түбәндәгеләр табылган:

1 урын - Айдар Заһиров
2 урын - Равис Закиров, Диана Скугорова
3 урын - Самирә Галиева, Валерия Ермолаева, Марина Талипова.

Аларның эше белән оештыручының Instagram челтәрендәге битендә @MINISTERSTVO_ECOLOGIIRT танышырга була. Анда җиңүчеләр аккаунтларының исемнәре күрсәтелгән.