Чирмешәндә мөмкинлекләре чикле райондашларның кул эшләре күргәзмәсе оештырылды

"Язгы изгелек атнасы" кысаларында, күргәзмәдә мәктәп укучылары, урта яшьтәге хатын-кызлар, лаеклы ялда булган апаларның кул эшләре тәкъдим ителде.

(Чирмешән, 30 апрель, “Татар-информ”, “Безнең Чирмешән”, Кадрия Гамирова). Татарстанның Чирмешән районында мөмкинлекләре чикле кешеләр эшләнмәләреннән күргәзмә оештырдылар, дип хәбәр итә районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

“Язгы игелек атнасы” - изге эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН акциясе кысаларында, район инвалидлар җәмгыяте Туган як тарихы музее белән берлектә шул исем астында күргәзмә әзерләде. Биредә мөмкинлекләре чикле һәм, гомумән, кул эшләренә хирыс булган егермеләп кешенең эшләре урын алды.

Күргәзмәдә мәктәп укучыларының, урта яшьтәге хатын-кызларның, лаеклы ялда булган апаларның да күңел җылысы биреп башкарган эшләре тәкъдим ителде. Гади җепләрдән ниләр генә майтарып булмый икән, күргәзмәдә булган кеше моңа үзе дә инана һәм ирексездән бу могҗизаның серен беләсе, эшләнмәләрне тотып карыйсы килде.

Күргәзмәне ачу тантанасына бу осталарның барысы да килә алмаса да, күпчелеге монда иде, әлеге шөгыльгә кайчан, ничек өйрәнүләре турында үзләре сөйләде, тәҗрибә уртаклашты, кул эшенә өйрәтүчеләренә рәхмәтләрен җиткерде. "Әни өйрәтте, әни кушты, әни тәкъдим итте", кебек сүзләр еш яңгырады бу чарада. Дөрестән дә, күбесенең беренче укытучылары – әниләре.

Лашман авылыннан килгән, физик мөмкинлеге чикле, 8 класс укучысы Алсу Гыймранова да әнисенә һәм сәнгать мәктәбендә укыткан укытучыларына бик рәхмәтле. "Мин рәсем ясарга да, чигәргә дә, ыргак белән бәйләргә дә яратам, дәресләрдән бушаган вакытымны файдалы итеп үткәрергә тырышам, – ди Алсу. – Төрле формадагы мунчалалар бәйләргә, төсле җепләрдән чәчәкләр ясарга әни белән Интернеттан өйрәндек".

Иске Кадидан Илсөя Кәлимуллина белән Гөлсирень Мортазиналарның да кул эшләре, күңел җимешләре күргәзмәгә куелды. Чирмешәннән Людмила Кузинаның төсле тасмалардан ясалган картиналарын күргән кеше “Ах” итәр, монда күпме көч салынган, күпме күз нуры түгелгән?!. Күргәзмәдә Мария Микушованың ыргак белән бәйләнгән мендәр япмаларын да күрергә була. Быел 90 яшен тутыручы якташыбыз хәзер челтәр бәйләмәсә дә, әле кулыннан энәләрен куймаган, балаларын, оныкларын җылы оекбашлар бәйләп куандыра икән.