Бүген Идел һәм Чулман буйлап җәйге навигация ачылды

Пассажирлар Казан һәм Чаллы елга портларыннан китә.

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). 30 апрельдән Казан елга портыннан Югары Осланга дүрт һәм Студенец, Түбән Ослан һәм Ключищига кереп, “Садовая “ пристанена өч рейс ясалачак, дип хәбәр итә Татарстан Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Шулай ук Казаннан һәр көнне рейсларны Свияжскига җибәрү каралган һәм 26 майдан Болгар һәм Тәтешкә тиз йөрешле хәрәкәт булдыру ниятләнә. Казан елга портыннан рейсларны “Татфлот” компаниясе башкарачак.

Чаллыдан Соколкига кадәр “М-8” теплоходы йөриячәк, ул 105 пассажирга исәпләнгән. Маршрутта Вишневка, Алабуга һәм Түбән Камага, Сентяк, Котловка, Свиногорье һәм Граханьга тукталышлар каралган. Чаллыдан һәр көнне 06.30 сәгатьтә кузгалып, Соколкига 11.20 сәгатьтә килеп җитә, янәдән Соколкидан 11.25 сәгатьтә Чаллыга кузгалып китә.