30 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнехановның 2016 елдагы кереме билгеле, Татарстан Президенты статусын саклап калып булырмы? Кыргызстанда кайгы.

Рөстәм Миңнеханов 2016 елдагы керемнәре турында хисап тотты/ Татарстан Президентының кереме 7,5 млн сумны тәшкил итә. 

Татарстанда республика Президенты статусын саклауны сорыйлар/ Бу хакта Татарстан халыкларының III съезды резолюциясендә әйтелә.

Кыргызстанда бүген матәм көне/ 11 йорт өстенә җир ишелеп төшкән. 24 кеше, шул исәптән тугыз бала үлүчеләр рәтендә санала.

Бүген Ютазы районында Урыссу гидростанциясе эше туктатыла/ Җылылык челтәре сүтеләчәк, җиһазлар сатуга куела. Җылысыз һәм кайнар сусыз калмас өчен, җирле халык ике контурлы газ колонкаларына күчәргә тиеш.

Режиссер Марат Баязитов: Татар халык театры ул – натураль, файдалы продукт/ Мамадыш районы Түбән Сөн авылында халык театры пәйда булды. Тәүге "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен алар драматург Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлады.

#ЭКОяз2017 бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде/ Бу - өмәләр һәм табигатьне саклау акцияләренең иң актив катнашучылары.