“Татмедиа” агентлыгы оешуга – 6 ел

“Татмедиа” агентлыгы ТР Президенты Указы белән 2003 елның 30 апрелендә оештырыла
(Казан, 30 апрель, “Татар–информ”). “Татмедиа” агентлыгы ТР Президентының 2003 елның 30 апрелендә чыккан “Татарстан Республикасы “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгын оештыру турында”гы УП–303 нче номерлы Указы һәм ТР Министрлар Кабинетының 2003 елның 4 августында кабул ителгән “Татарстан Республикасы “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы турында”гы 410 нчы номерлы Карары нигезендә оештырыла.
2003 елның 12 маенда Марат Моратов агентлыкның генераль директоры итеп билгеләнә.
ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы дәүләт хакимияте органнары һәм җәмгыять арасында нәтиҗәле бәйләнеш урнаштыру, мәгълүматның гражданнар өчен ачыклыгы принцибын гамәлгә ашыру, аларның мәгълүматка булган хокукларын яклау, Татарстан Республикасында барлык милек формасындагы гаммәви мәгълүмат чараларын, нәшрият һәм полиграфия эшчәнлеген алга таба үстерү максатыннан оештырыла.
Агентлык 100дән артык полиграфия предприятиесе һәм гаммәви мәгълүмат чаралары эшчәнлегенә юнәлеш бирүче дәүләт учреждениесе санала.
Агентлыкның турыдан–туры катнашы белән 2007 елда Татарстан Республикасының әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чараларын берләштергән “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте оештырылды. Татарстанның тәҗрибәсе Россия төбәкләрендә һәм якын чит илләрдә даими кызыксыну уята.
“Татмедиа” агентлыгы кризис чорында республиканың медиа–базарындагы хәлне мөмкин кадәр тотрыклыландыру буенча барлык чараларны күреп, параллель рәвештә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренең һөнәри осталыгын камилләштерү буенча планлы эшне дәвам итеп аерым роль уйный.