Республика халкының торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычы 2,4 млрд.сумнан артык

Агымдагы елның беренче кварталында бурыч 500 млн.сумга арткан
(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы елның беренче кварталында республика халкының торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр буенча бурычлары 500 млн. сумга арткан. 1 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, узган еллардан килгән әҗәтне дә кертеп, татарстанлыларның торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр буенча бурычы 2,4 млрд. сумнан артып китә. Бу хакта бүген журналистларга “Татмедиа” агентлыгында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Рәфыйк Заһретдинов бәян итте.

Быел торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю, республиканың барлык районнарында диярлек кимегән. Аеруча ул Әлки, Буа, Югары Ослан, Яңа Чишмә, Саба һәм Теләче районнарында нык сизелә. Рәфыйк Заһретдинов түләүләрнең кимү тенденциясенең узган ел ахырыннан бирле дәвам итүенә игътибар юнәлтте. 2008 ел йомгакларына караганда, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең 98 проценты җыелган. Ә агымдагы елның беренче кварталында җыелырга тиешле сумманың халык 90 процентын гына түләгән. Казан белән Чаллыда халыктан алынган түләүләр исә 88-89 проценттан узмый. Министр урынбасары аңлатуынча, тарифларга салынган рентабльлелекнең болай да кечкенә булуын исәпкә алганда, түләүләрнең болай кимүе тармакны бик кыен хәлгә куя. Тармак предприятиеләре кулланган энергиягә түләү, хезмәткәрләргә хезмәт хакы бирү, салым түләүләрен башкару, җиһазларны алмаштыру өчен кирәкле булган акчаларны җыя алмый дигән сүз. “Икътисади кыенлыклар чорында безнең төп бурыч – тармак предприятиеләрнең нормаль эшләвен тәэмин итү. 1990-2000 елларга кайтырга һич ярамый. Ул вакытта предприятиеләрнең күбесе банкротлыкка чыкты. Хәзер түләүләрнең 90 проценты гына җыелу торак-коммуналь тармак предприятиеләренең зарарга эшләвенә китерә. Узган ел ахырында ук тармакта шундый предприятиеләрнең өлеше 10 процент иде”, - ди Рәфыйк Заһретдинов.

Министр урынбасары белдергәнчә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыктан килә торган түләүләрнең кимүе 2003-2004 елларда да күзәтелгән. 2006 елдан алып бу күрсәткеч 96-98 проценттан төшмәгән. Узган ел дәвамында республикада барлык төр торак-коммуналь хезмәтләр буенча 23,3 млрд. сумлык түләүләр җыелган. Аның сүзләренә караганда, бүген төп бурыч - түләүләрнең җыелуына ирешү. Икенче һәм өченче кварталда аның күләмен 2008 ел күрсәткеченә якынайтырга өметләнәләр. Министр урынбасары ассызыклавынча, бу эштә идарә компанияәренә, исәп–хисап үзәкләренә зур җаваплылык йөкләнгән. Тармактагы һәр предприятие буенча кризиска каршы чаралар планы эшләнгән.

Халыкның түләү дәрәҗәсенең кимүе, нигездә, кризис йогынтысында, аларның керемнәре төшүгә бәйле. Хәзер эш урынын югалткан гражданнарны вакытлы булса да керем чыганагы белән тәэмин итү, иҗтимагый эш урыннарына, бюджеттан каралган субсидияләргә, аз тәэмин ителгән гражданнар өчен коммуналь түләүләр буенча социаль ярдәм, аларга башка өстәмә ярдәм чараларына республикада 165,7 мең гаилә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә гомуми күләме 815,2 млн. сум булган адреслы субсидияләр алган.

Рәфыйк Заһретдинов искәртүенчә, мәсьәләнең икенче ягы да бар. Халыктан түләүне таләп итү өчен, аларга сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтелү зарур. Әгәр халыкка хезмәтләр тиешле сыйфатта һәм тулы күләмдә күрсәтелмәсә, алар дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Аның нигезендә, йорттагы идарә компаниясе вәкилләре катнашында акт төзелә. Бу очракта халыкның моңа кадәр хезмәтләр өчен түләгән суммаларына яңадан исәп-хисап ясала. Узган ел, бу хокуктан 150 мең татарстанлы файдаланган. Министр урынбасары белдергәнчә, республикада баручы масштаблы капиталь ремонт эшләре тармакта хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәчәк. 2015 елга кадәр республикада инженерлык челтәрләрен модернизацияләү буенча “Су үткәрү-канализация хуҗалыгын, коммуналь энергетиканы үстерү” турындагы программа да гамәлдә. Анда бу максатларга 60 млрд. сум финанслар каралган. Моннан тыш, коммуналь ресурсларны кулланучыга коллектив хисап приборлары күрсәткечләре буенча җибәрүгә күчү буенча адреслы республика программасы да кабул ителде. Аны гамәлгә ашыру өчен 2011 елга кадәр 3,7 млрд.сум каралган.