Быел ТР ташлама характерындагы субсидияләр түләүгә якынча 4 млрд. сум сарыф ителәчәк

Ә аз тәэмин ителеш буенча субсидияләр түләүгә 1,2 млрд.сум финанслар каралган
(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген “Татмедиа” да узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бугаева торак-коммуналь түләүләр белән бәйләп халыкка күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары хакында сөйләде. Бу комплекслы ярдәм чаралары арасында үзәк урынны субсидия-льготалар алып тора. Бүгенге көндә республикада 700 меңгә якын кеше торакка һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә шундый ташламалардан файдалана. Аларның 331 меңнән артыгы федераль карамактагы льготниклар, 351 меңгә якыны - республика законнары нигезендә социаль ярдәмгә хокуклы гражданнар. Беренче категория өчен субсидия-ташламаның уртача күләме 392 сум 63 тиен, икенчеләр өчен - 298 сум 48 тиен тәшкил итә. Димәк, һәр биш татарстанлының берсе торак-коммуналь хезмәтләр өчен фактта яки норматив буенча каралган сумманың яртысын гына түли булып чыга. Наталья Бугаева хәбәр итүенчә, быел республикада ташлама характерындагы мондый субсидияләр түләүгә якынча 4 млрд. сум сарыф ителәчәк.

Министр урынбасары хәбәр итүенчә, быел республикада торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча 2005 елдан башлап гамәлгә кертелгән барлык төр субсиядияләр сакланып калачак. Федераль һәм республика льготниклары өчен каралган ташлама характерындагы субсидияләрдән тыш, РФ Торак кодексы нигезендә, аерым категория гражданнар өчен адреслы торак-коммуналь субсидияләр каралган. Ул торак-коммуналь хезмәтләргә гаилә кеременең 21 проценттан күбрәк өлеше киткәндә түләнә. Моннан тыш, татарстанлылар өчен торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә тарифлар үсешен компенсацияли торган башка өстәмә социаль ярдәм формалары – тарифлар үсешен чикләүче, нормативтан арткан мәйданны үзәкләштереп җылыту өчен тотылган чыгымнарны каплау өчен, торак-коммуналь хезмәтләргә гражданнар түләргә тиешле максималь норма белән норматив чикләрендә реаль түләүләр арасындагы аерманы компенсацияләү өчен каралган субсидияләр гамәлдә.

Мондый республика субсидияләрен алучы гаиләләр саны 111 меңгә якын. Бу максатларга агымдагы елның 4 аенда бюджеттан 275 млн. сум акча тотылган. Тарифлар үсешен компенсацияләүче мондый ярдәмнең бер гаиләгә уртача күләме - 645 сум. Хәзерге вакытта торак-коммуналь субсидияләр алучыларның яртысыннан артыгы пенсионерлар, 20 процентка якыны -балалар, 20,4 проценты - эшләүче, 7,2 проценты – эшләмәүче гражданнар.

Наталья Бугаева хәбәр итүенчә, быел республикада аз тәэмин ителеш буенча субсидияләр түләүгә исә 1,2 млрд. сум финанслар каралган.