«Балалар»/«Дети» SMS-акциясе хисабына 142 меңнән артык хәбәр җибәрелгән

SMS-хәбәр җибәрү юлы белән теләгән һәрбер кеше ятим, инвалид балаларга ярдәм итә ала

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта татарстанлыларның 20 процентын балалар тәшкил итә, төгәлрәге, барлыгы - 736 мең бала. Төрле ведомстводагы интернат учреждениеләрендә 1,1 мең бала яши, мәгариф учреждениеләрендә – 768, инвалид балалар өчен эшли торган интернат-йортларда – 171, балалар йортларында 173 бала гомер итә, кеше булып формалаша.

Ятимлектә үсүче, авырулардан җәфаланучыларның хәлләрен аңлап, аларның тормышын әз генә булса да яхшырту максатында, алдан хәбәр ителгәнчә, ил күләмендә «Балалар»/«Дети» SMS-акциясе үткәрелә. Моның өчен кәрәзле телефоннан 5075 номерына «Дети» сүзе язып SMS-хәбәр җибәрү сорала. Нәтиҗәләр исә 1 июнь көнне чыгарылачак, ә SMS-хәбәр бәясе - нибары 30 сум. 30 апрель 18.00 сәгатькә алынган мәгълүматлар буенча, 142 меңнән артык шундый хәбәр җибәрелгән («Татар-информ» агентлыгы сайтының рус телле битендәге баннерда аның хисабы бирелә бара). Чыбыклы телефон абонентлары, шушы уртак эшкә өлеш кертү максатында, 8-140 номерына шалтыратып, «1» кнопкасына басып 30 сум, «2» санына басып 50 сум, «3»кә басып 100 сум акчасын хәйрия итеп җибәрә алалар.