Васил Шәйхразиев Буа районы чувашларына: Сезнең бердәмлек - республика өчен үрнәк

ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Буа районының Рунга авылында яшәүчеләр белән очрашты.

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Буа районына эшлекле сәфәргә килде. Ул Рунга чуваш авылында яшәүчеләрне республика өчен үрнәк дип атады.

«Татарстанда чувашлар сан ягыннан өченче урында, ә Чувашиядә татарлар өченче урында тора. Ул — бик матур тандем. Бүгенге көндә телне һәм милләтне саклау — ата-аналар бурычы. Без сезнең бердәмлекне күрдек. Бу — бөтен республика өчен үрнәк», — дип сөйләде ул.

Васил Шәйхразиев мәктәп эшчәнлеге белән танышты. Мәктәп фольклор ансамбле кунакларга милли йоладан театраль өзек күрсәтте. 

Мәктәптәге барлык укучылар төп тел буларак чуваш телен сайлаган. Васил Шәйхразиев бу күренешнең яхшы күрсәткеч булуын ассызыклады. «Сез татарлар, руслар арасында югалмыйча, үзегезне саклыйсыз. Ул — зур хезмәт», — диде ул.

ТР Премьер-министры урынбасары Рунга авылындагы кебек коллективларны һәм мәктәп директорларын республика дәрәҗәсендә күрсәтергә кирәклеген әйтте.

Рунга авылына 1641 елда нигез салынган. Бу авылдагы мәктәптә 68 укучы белем ала.