Татарстанда карантинда утыручы пенсионерларның өенә азык-төлек, дарулар китерәчәкләр

Әлеге хезмәттән файдалану өчен кайнар элемтәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстанда карантинда утыручы 65 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар, ялгызы яшәүче гражданнар һәм инвалидларга азык-төлек һәм даруларны өйләренә бушлай китерәчәкләр. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Бүгенге көндә Татарстанда беренче чиратта кирәкле товарлар, азык-төлек продуктларын өйгә китерү, шулай ук җәмәгать туклануы линиясе буенча дистанцион сәүдәне оештыру юнәлешендә эш башкарылды», - дип искәртте Фазлыева.

Әлеге хезмәттән файдалану өчен 8-800-234-11, 8 (843) 598-3-598 һәм 8 (843) 2-38-1000 телефоннары буенча кайнар элемтәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Әлеге телефон буенча волонтерлар һәм социаль яклау органнары вәкилләре ярдәмендә азык-төлек һәм даруларны өйгә китерү оештырылачак», - дип сүзен йомгаклады ТР Премьер-министры урынбасары.