news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте беренче чиратта кирәкле товарлар исемлегенә ачыклык кертте

Яңа редакциядә «санитария-гигиена әйберләре һәм башка кирәк-яраклар» һәм «балалар товарлары» пунктлары» киңәйтелгән.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте, азык-төлек продуктларыннан тыш, беренче чиратта кирәкле товарлар исемлеген раслау турындагы карарга кайбер үзгәрешләр кертте. Документ Министрлар Кабинеты сайтында чыкты.

«Санитария-гигиена әйберләре һәм башка кирәк-яраклар» пункты хәзер төгәлләштерелде һәм анда кул өчен антисептик, дымлы һәм коры салфеткалар, исле сабын, хуҗалык сабыны, теш пастасы һәм щеткасы, бәдрәф кәгазе һәм гигиена прокладкалары керә.

Шулай ук балалар өчен товарлар исемлеге дә яңадан каралды. Исемлеккә балалар подгузниклары, балалар шампуне, яңа туган сабый бала өчен чүпрәк, соска-пустышка, балалар кремы, балалар шешәсе кергән.

Исемлек Россия Президенты боерыгын үтәү өчен расланган. Боерык буенча ял атнасы халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итә торган оешмаларга кагылмый. Санитар-эпидемиологик хәлгә карап, Россия субъектлары исемлекне тулыландыра ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100