news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан ЗАГСында гаризалар бирү өчен шәхси кабул итүләр туктатылды

Идарә алдан кабул ителгән гаризалар буенча никахны теркәү яисә аерылышу турында әзер документлар гына бирә.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Казан шәһәре ЗАГС идарәсе Татарстан Президентының республика территориясендә югары әзерлек режимын кертү турындагы күрсәтмәсе нигезендә гражданнарны шәхси кабул итүләрне туктатып торды. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Идарә алдан кабул ителгән гаризалар һәм билгеләнгән көннәр буенча никахны теркәү яисә аерылышу турында әзер документлар гына бирә. Калган хезмәтләр буенча гаризалар дәүләт хезмәтләре порталы аша гына кабул ителә.

Шәһәр халкы ЗАГС белгечләреннән консультация  сорап, +7 (843) 222-90-91, +7 (843) 268-38-77, +7 (843) 237-85-22 телефоннары аша мөрәҗәгать итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100