Путин белән "Туры элемтә" апрельдән соңрак вакытка күчерелә

Төгәл вакыты турындагы мәгълүмат әлегә билгесез.
(Казань, 30 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин белән "Туры элемтә" быел апрельдән соңрак вакытка күчерелә, дип хәбәр итә аның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта INTERFAX.RU яза."Ул, мөгаен, быел соңрак булачак. Гадәттә, без аны апрельдә ясыйбыз, быел соңрак булачак, әмма августтан да калмас", - диде журналистларга Песков.Төгәл вакыты турындагы мәгълүмат әлегә билгесез, дип өстәде ул.Песков "Туры элемтә"не күчерүне Россия Президентының тыгыз эше белән аңлатты. "Бу Президентның графигына бәйле, аңа уңайлы булсын өчен күчерелде", - диде ул.