Үткән атнада 27 татарстанлының ВИЧ-инфекция йоктыруы ачыкланган

Шулардан Казанда 3 очрак теркәлгән, Чаллыда - 9

  (Казан, 30 март, «Татар-информ»). 19-25 мартта Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 27 очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Аерым алганда, Казанда 3 очрак теркәлгән, Чаллыда – 9, Әлмәттә – 5, Түбән Камада – 3, Биектау районында – 2, Бөгелмә, Апас, Лениногорск, Саба, Чистай районнарында – 1әр очрак.