Татарстанда берсе Бөек Ватан сугышында катнашкан мәрхүмнәргә ритуаль хезмәт күрсәтүгә бирелгән 1,6 млн сум акчаны үзләштергән

Мондый адымга барган ир өч елга ирегеннән мәхрүм ителшән

 (Казан, 30 март , “Татар-информ”). Зәй шәһәр суды Бөек Ватан сугышы ветераннары каберләренә истәлек ташлары кую өчен бирелә торган дәүләт акчаларының максатчан кулланылмавы буенча алып барылган тикшерү эшенә нокта куйды. Бу җинаять эше буенча гаепләнүче эскәмиясендә утырган ир-атка карата суд хөкем карары чыгарды: ул өч елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Әлеге кеше ялган документлар төзеп, шушы елларда үлгән Бөек Ватан сугышы ветераннары каберләренә таш кую, ритуаль хезмәтләр өчен дигән сылтау белән, максатчан федераль акчаларны үзләштергән.

Суд барышында судьяга хөкем карарын игълан итү өчен генә дә ике сәгатьтән артык вакыт кирәк булды, бу суд каршына басучының закон бозу очракларын атап чыгу белән бәйле иде. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуны каршы алырга әзерләнгән вакытта мондый җинаять кылыну бүгенге тормыш өчен башларын салганнарның рухын рәнҗетү буларак та тәэсир итте киң җәмәгатьчелеккә, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” басмасы.

Аерым алганда, “Закамская военно-мемориальная компания” ҖЧҖ вәкиле Юрий Горбунов РФ ҖКның 159.2 нче маддәсенең 4 нче өлеше “Түләүләр алганда аеруча зур күләмдә мошенниклык” буенча зур суммада акча үзләштерүдә гаепләнә. Ул 2009 елның ноябреннән 2 ел дәвамында Татарстан хәрби комиссариатына фронтовикларның булмаган туганнары яки авыл җирлекләре хезмәткәрләре исеменнән ялган (фиктив) документлар формалаштырып җибәргән. Шул рәвешле, “үле җаннар” әлеге затка 1,6 млн сумлык табыш китергәнлеген тикшерү ачыклаган. Ир кеше гаебен таныган, зыян суммасын кайтарган.