Әлмәттә тукталышларны юалар

Белдерүләр белән чуарлатканнарны штраф көтә

 (Казан, 30 март , “Татар-информ”). Әлмәт районы башкарма комитеты “Шәһәр автомобиль юллары идарәсе” предприятиесе хезмәткәрләренә тукталышларны тиешле тәртипкә китерүне йөкләде. Бүген алар белдерүләр белән чуарланган. Белдерү ябыштыручылар бу гамәлләре белән шәһәр һәм районда булдырылган төзекләндерү кагыйдәләрен бозалар. Мондый хилафлык өчен шәхси кешеләргә 2-3,5 мең сум, вазифаи затларга 15-30 мең сум штраф каралган, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.