Казан хастаханәләрендә “Адмирал”дагы янгында зыян күргән 3 кеше кала

Аларның берсе уртача хәлдә, икесенең хәле канәгатьләнерлек

  (Казан, 30 март, «Татар-информ»). Бүгенгә Казан хастаханәләрендә “Адмирал”дагы янгында зыян күргән 3 кеше кала, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Аларның берсе уртача хәлдә, икесенең хәле канәгатьләнерлек.

7 нче шәһәр хастаханәсендә 1 кеше ята, Республика клиник хастаханәсендә – 1 кеше, ЭЭМ госпиталендә – 1 кеше.