Узган елда Татарстанда халык үлеме күрсәткечләре югары һәм түбән булган районнар билгеле

Былтыр халыкның үлем күрсәткече 1 мең кешегә 11,5 нисбәтендә булган.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда Татарстанның кайсы районнарында халык чагыштырмача күбрәк, ә кайда азрак вафат булуы билгеле. Кичә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Марат Садыйков әйтте.

2018 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда үлемнең иң югары күрсәткечләре Тәтеш, Югары Ослан, Чүпрәле, Апас районнарында теркәлгән. Киресенчә, иң түбән күрсәткечле җирлекләр исемлегенә Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан шәһәрләре, Алабуга, Балтач, Лаеш, Әлмәт районнары кергән.

Үлем сәбәпләре арасында беренче урында – йөрәк-кан тамырлары авырулары. Аннары яман шеш, башка төрле сәбәпләр (бәхетсезлек очраклары, агулану, имгәнүләр һ.б.), сулыш органнары һәм ашкайнату органнары авырулары.

Былтыр халыкның үлем күрсәткече 1 мең кешегә 11,5 нисбәтендә булган. Эшкә сәләтле халыкның үлем күрсәткече, 2017 ел белән чагыштырганда, 1,2 процентка кимеп, 100 мең кешегә 416,4 тәшкил иткән. Яңа туган балалар үлеменә килгәндә, 2017 елга караганда, күрсәткечләр 11,8 процентка яхшырган – 1 мең тере туган балага 4,47 үле бала туры килә.