Узган ел ТР консолидацияләнгән бюджетына республика һәм муниципаль карамактагы милекне файдаланудан, сатудан 9 млрд 21 млн сумнан артык керем алынган

План биреме 108 процентка үтәлгән

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Казнага салым белән бәйле булмаган керемнәрнең килүен тәэмин итү ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлегендә 2011 елда да өстенлекле юнәлешләрнең берсе булган. Узган ел дәвамында ТР консолидацияләнгән бюджетына республика һәм муниципаль карамактагы милекне файдаланудан, сатудан 9 млрд 21 млн сумнан артык керем алынган. Шул рәвешле, консолидацияләнгән бюджетка керем алу планы 108 процентка үтәлгән. Республика казнасына алынган салым белән бәйле булмаган керемнәр буенча план 112,5 процентка үтәлгән. Дәүләт милкен реализацияләүдән алынган керемнең узган ел якынча бер ярым тапкырга артуы күзәтелә. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләр министрлыгының 2011 ел йомгакларына багышланган коллегиясендә министр Азат Хамаев яңгыратты. Коллегия ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узды.
Дәүләт милкен һәм җирләрен файдалану, сатудан республика казнасына кергән сумманың зур өлеше акцияләрнең дәүләт пакетына алынган дивидентларга туры килә. Алар 2011 елда 491,6 млн сумлык тупланган.
Республика казнасына алынган салым белән бәйле булмаган керемнәрнең 37,8 проценты дәүләт карамагындагы җир участокларын арендалау һәм сатудан кергән. Әлеге маддә буенча да бюджет биреме арттырып үтәлгән. Министрлык мәгълүматларына караганда, узган ел арендага бирелгән участоклар мәйданы 2010 елга караганда 5 тапкырга зуррак булган. 2011 елда 3866 га мәйдандагы җир кишәрлекләрен арендага бирү турында 186 килешү төзелгән. Дәүләт җирләрен арендалаудан кергән сумма консолидацияләнгән бюджетны 100,9 млн сумга тулыландырган, шуның 23,7 млн сумы республика казнасына алынган. Ә җир участокларын сатудан ТР казнасына узган ел барлыгы 153,4 млн сум килгән.
Казнаның салым белән бәйле булмаган керемнәре күләменең 17,3 процент өлеше дәүләт милкен арендалау һәм сатудан тупланган. Аның күләме 221,4 млн сум тәшкил итеп, бюджет биреме арттырып үтәлгән.
Азат Хамаев билгеләп узганча, 2011 елда муниципаль берәмлекләр казнасына муниципаль милек һәм җирләрне файдалану, сатудан 3 млрд 649 млн сумнан артык керем алынган. План биреме 6 процентка арттырып үтәлгән. Барлык районннарда диярлек планның арттырып үтәлеше күзгә ташлана. Әтнәдә, мәсәлән, үсеш 3 тапкырдан, Чирмешән белән Сабада -ике тапкырдан артык.
Дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышларының бер өлешен түләүдән исә республика казнасына 2011 елда 78,4 млн сум кергән. Бу, 2010 елга караганда, беркадәр ким.
Азат Хамаев чыгышында министрлыкның узган ел предприятие-оешмаларны финанс яктан савыктыру, бөлгенлекне профилактикалау чараларын гамәлгә ашыруда роле артуын искәртте. Аның сүзләренә караганда, бу эштә предприятиеләрдәге хәлне анализлау һәм фаразлау буенча дәүләт мәгълүмат системасын нәҗиҗәле куллану ярдәм иткән. Нәкъ менә 2011 елда министрлык тарафыннан әлеге системаны тулы масштабта кулланылышка кертү буенча зур эшләр башкарылган. Азат Хамаев сүзләренә караганда, бүгенге көндә министрлык заман технологияләре мөмкинлекләрен киңәйтеп, системаны камилләштерү буенча эш алып бара. Хәзерге вакытта аның “Дәүләт автоном учреждениеләре”, “ТР алдында акча белән бәйле йөкләмәләре булган оешмаларның бердәм реестры” дигән модульләре эшләнә. Соңгысын гамәлгә кертү зарарга эшләүче, бөлгенлек алдында торган оешмаларга дәүләт йогынтысы һәм контроленең нәтиҗәлелеген тагын да күтәрергә ярдәм итәчәк.
Республикада милекне исәпкә алу буенча 2011елда SAUMI дигән яңа мәгълүмат- хисаплау системасы тәҗрибә рәвешендә Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм Әлмәт районнарына кертелә башлаган иде. Коллегиядә аның беренче нәтиҗәләре хакында Лаеш районы вәкилләре хисабы тыңланды.