Тукай музеена да чират җитте

Боратынский, Толстой, Горький, Тукай музейлары һәм Галиев мәчете “Мирас” программасы кысаларында төзекләндереләчәк

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Без уртак тырышлык белән Татарстан мирасын саклау стратегиясен төзибез. “Мирас” программасын килештерүгә җибәрдек. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бу программа кысаларында 2012 елда һәм киләсе елга төзекләндереләчәк объектлар билгеләнде. Алдагы ике елда өстенлек Казанга бирелә. Аннан соң республика буенча эшләрбез, дип уйлыйм.
Программага нинди объектлар керәчәк соң? Боратынский музее, Толстой музее, Горький музее керде. Тукай музее һәм Галиев мәчете буенча да эшләр тәмамланырга тиеш. Калган объектлар турында әле сөйләшү бара”, - дип белдерде бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова.