Каенсар-Кукмара станцияләре арасында ремонт эшләре башлану поездлар расписаниесенә үзгәреш кертә

Казан-Нократ Аланы маршруты буенча йөрүче 6420/6425 нче поезд Шәмәрдән станциясенә кадәр генә килә

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Каенсар-Кукмара станцияләре аралыгында ремонт эшләре башлану сәбәпле, 17, 21, 27, 28 февраль, 1, 5, 7, 13, 15, 19, 21, 23, 27 һәм 29 март көннәрендә 6420/6425 нче поездның расписаниесе үзгәрә.
Казан-Нократ Аланы маршруты буенча йөрүче әлеге состав ул көннәрдә Шәмәрдән станциясенә кадәр генә килә.