Илдус Нәфыйков: “2002 елдан алып бүгенге көнгә кадәр мәдәни мирас объектларын саклау реестры формалашмаган”

“Бездә ике йөз бина ремонт-төзекләндерүгә мохтаҗ, кырык бере – бик начар хәлдә. Болай барсак, Универсиада башланганчы, мәдәни мирас объектларын төзекләндерүне тәмамлый алмаячакбыз”, - диде Казан прокуроры

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Римма Гатина). “2007 елдан бирле тикшерү органнары тарафыннан 67 җинаять эше кузгатылган. 2011 елда 21 җинаять эше өстәлгән. Кызганычка каршы, бу эшләрнең күбесенең тикшерелү вакыты чыккан”, - дип хәбәр иттте бүген Казан прокуроры Илдус Нәфыйков Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.
2011 елның гыйнваренда Казанда булган 3 җимерү факты (Потехин, Юшков йортлары, Банарцев номерлары биналары) милекчеләр формаль рәвештә ТР Мәдәният министрлыгының бәяләмәсе артына качып котылалар. Шулай ук Рәхмәтуллин урамындагы Дворяннар җыены кунакханәсе янгыннан зыян күргән, монда да нидер ачыклау кыен. Вакыты чыкмаган эшләрдән Гаяз Исхакый урамындагы 7 нче торак йорт (монда ТР Мәдәният министрлыгы рөхсәтеннән башка төзелеш эшләре алып барылган), Тукай урамы, 16 адресы буенча урнашкан Шакир солдат утары белән бәйле эшләр бар. Илдус Нәфыйков сүзләренчә, бу җинаятьләр өчен җаваплылык бик кечкенә. “Монда зыянның вазыйфаи затларның гаебе белән булганлыгын раслау кирәк”, - диде ул.
ТР Президенты ярдәмчесе Ольга Балтусова сүзләренә караганда, башкаладагы тарихи биналарын төзекләндерү өчен, Казан Башкарма комитеты белән килешүләр төзегән милекчеләр төзелеш сезоны башланганын көтә. “Башкарма комитет инде март-апрель айларында төзекләндерелә торган объектлары янында вакытлыча төзелеш корылмалары куелыр һәм эш башланыр дип ышандыра. Банарцев номерлары һәм Потехин йорты буенча шуны әйтәсем килә: бу объектларның хуҗасы бер үк кеше. Хәзерге вакытта бу объектларны яңабаштан торгызу буенча Президентның йөкләмәсе әзерләнә. Бу һәйкәлләрнең хуҗасы ТР Мәдәният министрлыгына объектларны торгызу проектларын күрсәтергә тиеш. Әлеге объектларны реестрдан берәү дә төшермәде. Россия Федерациясе моны эшләүдән баш тартты”, - диде Олеся Балтусова.
Казан прокуроры аңлатып үткәнчә, тарихи объектларны саклауда килеп туган проблемаларның берсе – 2002 елдан алып бүгенге көндә кадәр мәдәни мирас объектларын саклау реестры формалашмаган. Моңа кадәр законда “исемлек” төшенчәсе булган. РФ субъекты бу исемлектәге объектларны реестрга кертү яки кертмәү турында карар кабул итәргә тиеш. Илдус Нәфыйков хәбәр иткәнчә, әлегә республика белән Казан шәһәре исемлекләре арасында шактый аерма бар. Монда процесс гади түгел, бик күп нечкәлекләрдән тора. “Ниндидер карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирүче “Архитектура-мәдәни мирас турында” нигезнамә үзе дә 2009 елда гына кабул ителде”, - диде прокурор.
Илдус Нәфыйков сүзләренә караганда, судка 144 гариза юлланган. Аларның өчесе - мәдәни мирас объектларын җимерү, 38се административ хокук бозу белән бәйле. Шулай ук бер төркем җитәкчеләр дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
“Милекчеләр белән бик зур эш башкарылды. Без хезмәткәрләрне һәр объектка беркеттек. Әлегә эш акрын бара. Милекчеләр тарафыннан башкарма комитет белән 400дән артык килешү төзелгән. Ә проектларын килештерү белән 14 милекче генә шөгыльләнгән. Бездә ике йөз бина ремонт-төзекләндерүгә мохтаҗ, кырык бере – бик начар хәлдә. Болай барсак, Универсиада башланганчы, мәдәни мирас объектларын төзекләндерүне тәмамлый алмаячакбыз”, - диде прокурор.