“Чирмешән ипи комбинаты”нда үзгәрешләр көтелә

Предприятиедә 3 миллион сумлык җайланмалар кайтканны көтәләр

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). “Грант – Лизинг” хөкүмәт программасында катнашкан “Чирмешән ипи комбинаты” киләчәккә зур өметләр баглый. Бүгенге көндә һәр коллектив көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерү юлларын эзли. Эшләп чыгарылган товар сыйфат ягыннан югарырак, ә бәясе, киресенчә, арзанрак булганда гына аңа ихтыяҗ зур, - дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы.
- Без “Грант – Лизинг” программасында катнашып, икмәк–булка эшләнмәләре пешерү өчен заманча җиһазлар алу мөмкинлегенә ия булдык, – ди комбинат директоры Кәлимулла Мәслахов. – 3 миллион сум торучы әлеге җиһазлар озакламый кайтырга тиеш. Аларны монтажлау да озак вакыт алмас. Яңа җиһазларда продукция җитештерү – сыйфатны яхшырту, ассортиментны баету, әзер продукцияне төрү яки фасовкалау мөмкинлекләре бирәчәк. Гомумән, бу яңалык комбинатка яңа сулыш өрер дип өметләнәбез. Яңача эшли башлагач, өстәмә эш урыннары да булачак.
“Чирмешән ипи комбинаты” бүгенге көндә тәүлегенә 1,7 тонна икмәк-булка продукциясе җитештереп, район үзәк больницасын, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт–интернатын, район мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын икмәк белән тәэмин итә.
Райпо кибетләре һәм кайбер шәхси эшмәкәрләр дә халыкка Чирмешән ипиен тәкъдим итә. Биредә ике дистәдән артык төрдә икмәк–булка эшләнмәләре пешерелә. Һәр төрнең сертификаты бар, алар барлык стандартларга да туры килә. Мәктәпләр, балалар бакчалары, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт–интернаты өчен йодоказеин кушылган ипи пешерсәләр, әле соңгы вакытта гына, халык соравы буенча, диабетикларга “Дәрвиш” дип исемләнгән махсус ипи пешерә башлаганнар. Әле узган ел ахырында гына сатуга чыккан “Бородинский” ипиен дә халык үз итеп өлгергән, аңа да ихтыяҗ көннән-көн арта бара.
Бүгенге көндә предприятиедә 12 кеше икмәк–булка эшләнмәләре әзерләү белән мәшгуль. Алар 4 сменага бүленеп эшли. Комбинат җитәкчесе К.Мәслахов сүзләренә караганда, уртача хезмәт хакы 7 мең сумнан артык.