Язын кош кизүенә каршы 15 млн. вакцина кайтачак

Язын кош кизүенә каршы 15 млн. вакцина кайтачак

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Татарстан Республикасында кош кизүе авыруына каршы бюджеттан 1 млн. сум акча бүленеп бирелгән. Бу турыда бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Никитин хәбәр итте. Бу акча антитәнчекләрне билгеләүгә корылган диагностика һәм мониторинг тикшеренүләре өчен тотылачак. Республикабызда 13 кош фабрикасы, 20 вак кош үрчетү хуҗалыгы эшләп килә икән.

Андрей Никитин әйтүенчә, кош кизүе таралуга кыска гына вакыт үткән булса да, Россия Федерациясе галимнәре бу төр авыруга каршы вакциналар уйлап тапкан. “Без республикада күпме кош яшәвен исәптә тотабыз һәм барлык торак пунктлар буенча да вакцинацияләр уздырылачак. Бүгенге көндә төп бурыч – кошчылык оешмаларының ябыклыгын һәм халык үтеп керә алмавын кайгырту. Кошчылык фабрикаларында кан аша грипп үзлекләрен билгеләү эше алып барыла, бәхеткә каршы, авыручы кошлар теркәлмәде”, - дип хәбәр итте ул. Татарстанда 7 млн.га якын кош бар һәм 2 мең кош шәхси секторга карый икән. Халыкның кош фабрикалары һәм инкубаторлардан бәбкәләр алып, актив рәвештә кош үрчетүе һәрберебезгә билгеле, димәк, бу сан язга аяк басу белән үзгәрәчәк. Аларның иммунизациясе өчен вакциналар кайтачак.

Бүгенге көндә барлыгы 15 млн. вакцинага заказ бирелгән. Бер кошка көнгә өч доза таләп ителүен исәпкә алсак (бер доза якынча 2-3 сум тора), вакциналар 5 млн. кошка җитәчәк. Вакцинация һәр район белгечләре тарафыннан ясалачак һәм Андрей Никитин сүзләренә караганда, иммунизация үткәрү эшенә Казан дәүләт ветеринария академиясенең өлкән курс студентлары да тартылачак. Бу, беренчедән, составны киңәйтү максатыннан эшләнсә, икенчедән, студентларның да тәҗрибәсе артачак. Авылларда вакцинациянең апрель-майларда мәҗбүри төстә уздырылачагы планлаштырыла. “Татптицепром” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Марс Алиев: “Чыгымнар тотылса да, без вакцинацияләр ясап, халыкны сәламәт бәбкәләр белән тәэмин итәчәкбез”, - диде.

Яз көне без кыргый кошлар кайтуын көтәбез һәм аларның яңа туган нәни кошчыкларын саклап калу һәм аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, июнь-июль айларында вакциналар аларга да кадалачак. Аучылыкка килгәндә, әлегә төгәл карар кабул ителмәгән, әмма бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сөйләшү алып барылган. Анда язын ауны тыю, киресенчә, язгы аучылык вакытын тагын да озынайту һәм бу шөгыльгә бер җирдә дә хәер-фатиха бирмичә, территориаль хуҗалыкларда гына рөхсәт итәргә дигән өч төрле тәкъдим белән чыккан булганнар.

Халыкка килгәндә, вакцинацияләр кошчылык хуҗалыклары хезмәткәрләренә генә каралган. Һәр кеше башы өчен моны эшләү өчен ихтыяҗ күренми.