“Татарстанда хөкүмәт һәм дин. 1940-80 еллар” дип исемләнгән монография дөнья күрде

“Татарстанда хөкүмәт һәм дин. 1940-80 еллар” дип исемләнгән монография дөнья күрде

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Татар энциклопедиясе институты тарафыннан тарих фәннәре кандидаты Руслан Ибраһимовның “Татарстанда хөкүмәт һәм дин. 1940-80 еллар” (“Власть и религия в Татарстане. 1940-1980 годы”) дип исемләнгән рус телендәге монографиясе нәшер ителгән.

Монография Бөек Ватан сугышы чорыннан алып Совет дәүләтенең соңгы елларына кадәрге хөкүмәт даирәләренең һәм дини берләшмәләрнең үзара мөнәсәбәтенә багышланган. Хезмәттә шулай ук дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләрнең хокук-оештыру нигезләре дә каралган.

Китап тарихчылар, югары уку йортлары укытучылары, аспирантлар һәм студентлар, шулай ук тарих белән кызыксынучылар өчен тәкъдим ителә.