Алабугада физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар кошларга кыш чыгарга ярдәм итә

Алабугада физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар кошларга кыш чыгарга ярдәм итә

(Алабуга, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Юмарт). Узган ял көннәрендә «Волонтер» республиканың иреклеләр үзәге Алабугада “Кошлар – безнең дусларыбыз” исеме астында акция үткәрде.

Акция вакытында канатлы дуслар 16 кышкы ашханә ясаган. Физик мөмкинлекләре чикләнгән осталар аларны үзләре яши торган йорт ишегалларына элеп куйган. Инвалид балалар катнашындагы уртак акция иреклеләр үзәге тарафыннан беренче тапкыр үткәрелүен билгеләп үтик.