2005 елда Алабуганың «Иллюзион» кинотеатрында 500 меңнән артык тамашачы булган

2005 елда Алабуганың «Иллюзион» кинотеатрында 500 меңнән артык тамашачы булган

(Алабуга, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Юмарт). Узган ел Алабуганың кино челтәре 2004 ел белән чагыштырганда, өч тапкыр артык табыш керткән. Кинофильмнарны прокатка биреп торудан кергән җыемнар 750 мең сумнан артык тәшкил иткән. Узган ел дәвамында Алабуганың төп «Иллюзион» кинотеатрында 500 меңнән артык тамашачы булган.

Искә төшереп үтәбез, ХХ гасыр башында танылган сәүдәгәрләр Стахеевлар династиясенең бер вәкиле шәһәрдә беренче «Иллюзион» кинотеатрын ачкан. 80нче еллар ахырында Алабуга районында 36 кино корылмасы эшләгән. Хәзер берәү генә калган. 2000 елда шәһәр җитәкчелеге кино челтәрен яңадан торгызырга карар итте. Бер елда 9 кинокорылма ремонтланган, узган ел яңа заманча «Иллюзион» кинотеатры ачылды.