Татарстанның Даими вәкиллеге ветераннарны Яңа ел белән котлады

Блокадачылар һәм ветераннар күңелләрендә гомерлеккә уелып калган, үз башларыннан кичергән авырлыкларны искә төшерде, хатирәләрен яңартты.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хезмәткәрләре ветераннар һәм блокадачы милләттәшләребезне котлап, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.Блокадачылар һәм ветераннар күңелләрендә гомерлеккә уелып калган, үз башларыннан кичергән авырлыкларны искә төшерде, хатирәләрен яңартты.Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге коллективы киләсе 2018 елның ветераннар өчен яңа мөмкинлекләр елы булуын, һәммәсенә дә гаилә иминлеге, бәхет, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләп кала.