Яңа ел ялларында Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк

2017 ел дәвамында Татарстан башкаласында муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк көннәр билгеле булды.
(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ"). 2017 елның 1-8 гыйнварында Казанда муниципаль парковкалар бушлай булачак, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы хакимиятенең матбугат хезмәте.Шулай ук Казанда киләсе 2017 елда муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк башка көннәр дә билгеле. Алар: 23-24 февраль, 8 март, 1 май, 8-9 май, 12 июнь, 30 август, 4-6 ноябрь, Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәре.