“Татар-информ” агентлыгында “Татарстан – Ауропа Берлеге” видеокүпере оештырыла

Бүген 12.00 сәгатьтә “Татарстан – Ауропа Берлеге” видеокүпере оештырыла

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Бүген 12.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарстан – Ауропа Берлеге” видеокүпере оештырыла. “Татар-информ” агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский, Ауропа Берлеге вәкиллегенең матбугат һәм мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Денис Даниилидис һәм журналист Олег Павлов турыдан-туры эфирда узып баручы елга нәтиҗә ясаячак.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы һәм Ауропа Берлегенең Россия Федерациясендәге вәкиллегенең уртак проекты 2010 елда оештырылган иде. Тапшыруларда Ауропа Берлегендәге иң мөһим вакыйгалар, аларның Россия һәм Татарстанга нинди йогынты ясавына бәйле темалар күтәрелә.